Бүген Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм АПК оешмалары тәкъдим итте.
Казан ярминкәләренә 50,4 тонна он, 5,8 тонна бал, 696,3 мең йомырка, 73,8 тонна шикәр комы, 26 тонна үлчәүле сөт китерелгән. Барлыгы башкала ярминкәләренә 45,3 млн. сумлык продукция китерелгән, товар белән килгән машиналар саны – 617.
К.Тинчурин hәм Татарстан урамнары кисешүендә урнашкан мәйданда үз продукциясен Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты күрсәтелде. Мәсәлән, яшелчә, ит, балык, ярмалар, бал, казылык, йомырка, макарон эшләнмәләре, он, ак май, көнбагыш мае, сырлар, икмәк, сөт – май продукциясе h.б. товарларны кулай бәягә алырга мөмкин иде. Моннан тыш, әлеге ярминкә мәйданында республиканың эре сәнәгать оешмалары үз товарларын тәкъдим итте: ООО “Пестречинка”, ООО “Майский” теплица комбинаты”, “Яратель” кошчылык фабрикасы, ООО “Буа шикәр заводы”, ООО “Залесный” агрофирмасы”, ООО “Казан тегермәне”, ООО “Добро Мясо”, ООО “Челны - Бройлер”, ООО “Питрәч сөт комбинаты” h.б..
Сатып алучыларга фермер хуҗалыклары hәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукция белән танышу, сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. Мәсәлән, ИП Карташев Г.Н. hәм ИП Никитина Г.Г. - балык, ИП Мильгунов С.В. hәм КФХ Карасева О.В. казылык эшләнмәләре hәм сөт азыклары, ИП Габдрахманов Р.Р. (ООО «МПК «Первомайский») hәм ООО«ПСК Салман» үзләре җитештергән ит продукциясен тәкъдим итте.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен кулай, арзан бәядән алырга мөмкин . Барлык продукция санитар hәм ветеринар таләпләргә туры килә.