Татарстанда Идел буе агросәнәгать комплексының форумы һәм «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

   

Татарстанда 13-15 февральдә Идел  буе  агросәнәгать комплексының  форумы  һәм  «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган  күргәзмәсе  булачак,  анда  Татарстан  Республикасының  һәм Россия  төбәкләренең 320  оешмасы һәм предприятиеләре  агросәнәгать комплексларыннан  3000нән артык  вәкил  катнаша.  

Чараларның  максаты  – Татарстан  һәм Россия  төбәкләре  аграрийлары  арасында  төбәкара  элемтәләрне  ныгыту,   җайланмалар,  товарлар  җитештерүчеләр һәм  кайтаручылар,  хезмәтләр  күрсәтүчеләр  һәм  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  кулланучылар арасында  эшлекле  мөнәсәбәтләр  урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм  итү  һәм  аны  үстерү  өлкәсендә  көчләрне  туплау.    

Халыкара  махсуслаштырылган  күргәзмәсендә   агросәнәгать комплексының барлык  өлкәләре күрсәтелә:    авыл  хуҗалыгы  техникасы,  җайланмалар һәм запас частьләр,  үсемлекләрне  яклау  чаралары һәм ашламалар,    продукцияне  эшкәртү, төргәкләү һәм  сортировкалау  җайланмалары һәм башкалар. Килүчеләргә  Идел буе төбәкләренең фермер  хуҗалыклары  продукциясе  ярминкәсендә  сыйфатлы    натураль әйберләр  сатып  алу мөмкинлеге  булачак.  

Агросәнәгать форумы  киң эшлекле  программага  корылган.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясен уздыру, авыл  хуҗалыгы  тармаклары  буенча  тематик  түгәрәк  өстәлләр  үткәрү,  игенчелекне  һәм терлекчелекне үстерүнең  актуаль мәсьәләләре буенча     семинарлар  һәм  мастер-класслар оештыру  күздә тотыла. 

Уздыру  урыны –   «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге, Лаеш  районы, Олы Кабан авылы,  Күргәзмә ур.,  1 йорт (Халыкара аэропорт). Килүчеләр  өчен  күргәзмәгә керү  ирекле (түләүсез).

Тулырак мәгълүматны түбәндәге  сылтама буенча  алырга  мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/itogovaya-kollegiya.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International