Ленинград өлкәсенең электрон нәселле терлекчелек мәгълүмат базасын оештыру тәҗрибәсе Россиянең башка регионнары өчен үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

   

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә,Ленинград  өлкәсенең  электрон нәселле терлекчелек  мәгълүмат базасын оештыру тәҗрибәсе Россиянең башка регионнары өчен үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “АгроФарм - 2019” Халыкара күргәзмәсеннән соң билгеле булды.  Биредә Ленинград өлкәсе  үзләренең терлекләрне электрон теркәү тәҗрибәсен күрсәтте.

Терлекләрне автоматлаштырылган хисап әлеге регионда 20 елга якын алып барыла, 100% нәселле терлекләр автоматлаштырылган хисапка куелган инде. Әлеге хисап системасы hәр нәселле терлеккә шәхси  номер беркетә, ә әлеге номер, үз чиратында, бердәм компьютер базасына кертелә. База  терлекнең кайда булуы, сәламәтлеге h.б. параметрлар буенча мәгълүмат бирә.  Терлек артыннан шәхси  контроль программага терлекнең хәлен, ашатуын, нәтиҗәлелеген арттыруны, сөтнең югары сыйфатын контрольдә  тотарга ярдәм итә. 

ИАС «СЕЛЭКС» нәселле терлекчелек мәгълүмәтләрен  автоматлаштырылган  хисап системасы Ленинград өлкәсенең “ПЛИНОР” нәселле терлекчелекне мәгълүмәт белән тәэмин итү региональ үзәге тарафыннан эшләнгән.  1998 елда төзелгән әлеге структура  77 Россия регионындагы  hәм ЕВРАЗЭС  та катнашучы илләрнең агросәнәгать комплексынларына  мәгълүмати  - консультацион яктан хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.

Сүз уңаеннан билгеләп үтәргә кирәк,  Татарстанда шулай ук Ленинград өлкәсе тәҗрибәсен үзләштерәләр, Санкт – Петербургтагы коллегалар белән hәрдаим элемтәдә торалар, үзара фикер алышалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International