Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренә кагылган түгәрәк өстәлләр узды

2019 елның 15 феврале, җомга

   

14 февральдә  «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  ярдәмендә авыл хуҗалыгының иң актуаль мәсьәләләренә кагылган  түгәрәк өстәлләр узды. Терлекчелек тармагы проблемалары “Сөт терлекчелеге. Тукландыру. Нәтиҗәлелек.” hәм   "Инновации в воспроизводстве IT-технологии» дип аталган түгәрәк өстәлләрдә яктыртылды. Чара Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Нәкыйпович Хаҗипов hәм “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ башлыгы  Ришат Ульфатович Зарипов җитәкчелеге астында узды. Үз чыгышында Нәҗип Нәкыйпович Хаҗипов тармак хәленә тукталып узды, бүгенге көндә республикада мөгезле эре терлекнең саны 722,5 мең баштан артык, шул исәптән, сыерлар саны 241,2 мең баш икәнен ассызыклап узды.  De Laval hәм GEA компанияләре вәкилләре азык әзерләүдә, сөт терлеген савуны оештыруда алдынгы тенденцияләрне тәкъдим иттеләр.Хәзер вакытта базарда көтүлек белән идарә итүне җиңеләйтүче программалар күп. Аларның  аермалыклары турында  О. Р. Васильева( ООО «РЦ Плинор»), Р. Р. Гайнутдинов( «Успешная аграрий групп») hәм С.И. Цюрко (De Lava)l сөйләп үтте. Җенес буенча аерылган орлыкны (сексированное семя) уңышлы куллану шартлары турында «World Wide Sires Russia» оешмасыннан С.Н. Холев сөйләде. Голштин токымлы мөгезле эре терлек нәсел китабы мәгълүмәт базасын булдыру турында О. Г. Смирнова (НКО «Ассоциация голштинского скота») хәбәр итте.

Шулай ук, күргәзмәдә “авыл хуҗалыгы техникасы”, “терлекчелек”, “үсемлекчелек”, “азык – төлек hәм эчемлекләр” бүлекләре буенча экспозицияләр тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килүчеләр авыл хуҗалыгы тармагындагы яңа технологияләр белән, авыл хуҗалыгы машиналары,кече механизация чаралары, республиканың АСК оешмаларының  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү hәм эшкәртү җайланмалары,материаллары белән танышты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International