Россиягә мөгезле эре терлек өчен чит ил генетик материал кертү арта

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

   

Россиягә мөгезле эре терлек өчен чит ил генетик материал кертү арта. Узган ел Россиягә $13,5 млн сумлык чит ил үгез орлыгы кертелгән, бу 2017 ел күрсәткечләреннән бәя буенча 31% ка, табигый күләмдә 23% ка (2,8 тонна) артык. Агымдагы елның өч аенда илебез авыл хуҗалыгы оешмалары  чит илдән  $1,5 млн  сумлык  156,2 литр үгез орлыгы керткән, шуларның яртысыннан артыгы АКШ тан.
Шулай ук, Россиягә генетик материал   Канада, Германия, Нидерланд, Дания, Бөек Британия, Белоруссия h.б. илләрдән кертелә. Вашингтон белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр начарлануга карамастан, әлеге товарны Америкадан кертү дәвам итә.  
2018 елда үзебезнең илдә җитештерелгән үгез орлыгы экспорты постсовет  киңлегенә юнәлдерелгән: Казахстан ($92,5 мең), Белоруссия ($72,6 мең), Узбәкстан ($29,3мең), Азербәйҗан ($11мең). Россия генетик материалы өчен мөhим базар булып Украина базары да тора. 2016 елда бу илгә 108,7 литр ($12 мең),  2017 елда — 263 литр ($30,3мең), 2018 елда — 72,8 литр ($52,2 мең) генетик материал кертелгән. 

Базарда үгез орлыгының бәясе токым сыйфатына бәйле. Аерым алганда, үгез – җитештерүченең токымы биргән сөт күләменә бәйле.Хайван орлыгын төрле көтүлекләрдә  тикшерәләр, вакыт узу белән әлеге орлык категория ала hәм дөньякүләм базарда бәяләнә башлый.
Россиядә барлык мөhим  хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру кулланыла, табигый  юл технология буларак искергән дип санала.Беренчедән, табигый юл белән орлыкландырганда инфекция кертү куркынычы югары, икенчедән, ата терлек ана терлеккә карата үзен агрессив тотарга мөмкин, дип билгеләп үтә белгечләр.  
Үгез – җитештерүдән орлык алу технологиясен белгечләр  стериль шартларда үткәрәләр.

Орлыкны уңышлы алу өчен тиешле шартларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, прибор эчендә температура хайван температурасы белән тәңгәл(38 °C) булырга тиеш. Үгезләрдән орлык алуны берничә көнгә бер тапкыр үткәрәләр. Белгеч сүзләре буенча, бер процедура вакытында үгездән 4- 5 мл. орлык алырга мөмкин. Аннары генетик материалны сыекландыралар.
Алынган орлык махсус стерженьнәрдә саклана. Сыек азотка урнаштырылган орлыклар дөнья буйлап ташылырга мөмкин.

АО “Авыл хуҗалыгы хайваннарын җитештерү буенча баш үзәк” генераль директоры Сергей Шеметюк фикеренчә,Россия  чит ил генетик продукциясеннән “тулысынча ябык” була алмый. Әлеге үзәк Быково шәhәрендә урнашкан. Ул орлык белән Россия буеча күп кенә оешма, хуҗалык, фермерларны тәэмин итә. Үзебезнең югары җитештерүчәнлекле үгезләр булдыру өчен дә чит ил генетик материалы кулланыла, дип әйтә селекционерлар.

Бер сперма дозасы өчен бәя, генетик материалның сыйфатына карап, дөнья базарында  $200 алып  $4–5 меңгә кадәр булырга мөмкин. Алдынгы технологияләр ярдәмендә җенес буенча аерылган  орлык алырга була. Мондый орлыкның бәясе  $1,5 меңгә җитәргә мөмкин.

“Үгез әйбәтме, начармы икәнен  белер өчен ике ысул бар. Иң нәтиҗәле ысул – геном бәяләү технологиясе.  Без аны “Сколково” белән берлектә эшлибез. Бүгенге көндә белгечләр хайванның сыйфатын 70% ка кадәр төгәл бәяли ала, хәтта кечкенә үгезнең дә. Традицион бәяләү дә уздырыла. Гадәттә ул сыерның сөт нәтиҗәлелеген бәяләп 3-5 ел үткәрелә”, - дип хәбәр итә Шеметюк.

Тырышуга карамастан, РФ якын арада чит ил экспортына бәйлелектән котыла алмаячак. Россиядә токым сыйфаты буенча үгезләрне бәяләүнең ачык системасы юк. Әлеге система киләчәктә барлыкка киләчәк, әмма  вакыт, тырышлык hәм инвестиций тәлап итәчәк, ди белгечләр.  


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International