РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Хайваннар өчен азык hәм азык кушылмалары җитештерү ” подпрограммасын эшләде. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган утырыш барышында 2017 – 2025 елларда авыл хуҗалыгын үстерү Федераль фәнни – техник программа кысаларында “Хайваннар өчен азык hәм азык кушылмалары җитештерү ” подпрограммасы проекты тәкъдим ителде. Әлеге документ министрлык тарафыннан Мәгариф hәм фән министрлыгы, РФА белән берлектә эшләнелде. Бу турыда министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә. Тармак алдында сөт hәм ит җитештерүне арттыру, терлекчелекнең табышлылыгын арттыру, продукция сыйфатын яхшырту hәм импорттан бәйлелекне киметү буенча мөhим бурыч тора. Бу уңайдан азык җитештерү, фураж орлыгы, хайваннар өчен азык кушылмалары җитештерү буенча чаралар комплексын эшләүгә аерым игътибар юнәлдерергә кирәк. Яңа подпрограмма әлеге бурычларны чишүгә юнәлдерелгән. Әлеге программа азык ресурсларын рациональ куллану, аларны эшкәртүдә югары нәтиҗәле заманча технологияләр куллану,импортны алмаштыруда аеруча мөhим продуктларны (аминокислоталар, витаминнар, ферментлар, минераль кушылмалар) җитештерү hәм куллану исәбенә тотрыклы азык базасын булдыруга юнәлдерелгән. Подпрограмманы тормышка ашыру срогы 2025 елга кадәр, федераль бюджет исәбенә финанслау күләме 5млрд сумнан артык. Документ ФФТП ны тормышка ашыру Советына карауга кертелгән. Подпрограмма 2019 елның беренче яртыеллыгында расланыр дип көтелә. Аннан соң РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге подпрограмманы тормышка ашыру буенча комплекслы – техник проектларны сайлап алуны башлаячак.