Ак майны, сырларны һәм куертылган сөтне электрон сертификацияләү 1 июльдән башлана

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,   куллану  төргәгендәге  сөт,    йогуртлар, кефир  һәм     сырларның  кайбер  төрләре  2019 елның  1  ноябреннән  "Меркурий" электрон  ветеринария  сертификациясе   системасына  кертелә,   ә сөт  продукциясенең  бер  өлеше       системага   1 июльдән  керә. Бу  хакта  хокукый  мәгълүмат порталында   басылып чыккан  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы боерыгында  әйтелә.  

Документ нигезендә  1 июльдән  сөт һәм сөт  өсте, куертылган сөт яисә  шикәрле һәм татлы  матдәләр  кушылган  сөт, ак май,  угычтан  чыгарылган сырлар яисә  порошок итеп  вакланган сырлар,  эретелгән сырлар  һәм  күгәртелгән  сырлар    сертификацияләнергә  тиеш.    Пастеризацияләнгән  сөт,  сәнәгати әзерләнгән    һәм куллану  төргәгенә  салынган  сөт  өсте   "Меркурий" системасына  кермәячәк. 

2019 елның  1 ноябреннән  сөт һәм сөт  өсте, пахта, йогурт, кефир, сөт  сүле, ак май, сырлар һәм барлык  төр  эремчек   ветеринария   документлары  белән  йөртелергә  тиеш  була.  Бу исемлеккә  шулай  ук, җиләк-җимеш һәм ашамлыкта  кулланыла  торган  боз  нигезендә  эшләнгән продуктлардан тыш,      туңдырма  да  керәчәк.  

Искәртеп узабыз "Меркурий"    системасы    Россиядә   2018 елның  1 июленнән  эшли  башлады.  Системага  Россия  территориясендә җитештерелә, йөртелә һәм сатыла  торган  терлекчелек  продукциясе  турындагы  белешмәләр  кертелә,   бу  продукциянең  “кырдан  алып  сәүдә  киштәсенә кадәрге”  бөтен  юлын  күзәтергә  мөмкинлек  бирә.  

 Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсендә электрон ветеринария   сертификациясе буенча һәм башка  мәсьәләләр  буенча  “кайнар линия” эшли башлады,  телефон:    8(800)20-140-32. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International