Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагының 4 айлык эшенә йомгаклар ясады

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

   

14 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  4 айлык  эшенә  йомгаклар  ясады. Киңәшмәне Министрлыкның терлекчелек  тармагын  үстерү бүлеге  башлыгы       Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде. 

Чарада     районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары,  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ     белгечләре катнашты. 

Киңәшмә  башында  терлекчелек  тармагын  үстерү бүлеге  башлыгы       Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны  агымдагы  елның 4 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә игътибар бирде.  

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    723,0 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 241,6 мең баш.   Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның  4 аенда   430,2 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (узган  елга  карата  104%),  132,7 мең  тонна терлек     һәм кош-корт   җитештерелгән (үстерелгән)  (2018 елга  карата 102%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек  ите  -  32,9,9 мең  тонна, дуңгыз  ите -  29,4  (104 %), кош  ите  -  69,7 (102 %), 109,1 мең баш   бозау  туган.

 Сирень Нигъмәтҗанов  сүзләре  буенча,  ел  башыннан алып  эре  мөгезле  терлекләр сагы    Мамадыш, Балтач, Кукмара, Буа, Чистай, Чүпрәле  районында арткан. 

Әлмәт, Түбән Кама, Әлки, Балтач, Нурлат, Кукмара Тукай, Актаныш, Саба, Буа  районында сөт җитештерү күләмнәре  шактый  арткан.   

Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы   Ришат Зарипов чыгыш  ясады. Ул  катнашучыларны     эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  эш  йомгаклары  белән  таныштырды  һәм бозаулар  туудагы  уңай  күрсәткечләр турында  билгеләп  үтте.  

Үз чыгышында  Ришат Зарипов нәселле  терлекне  әзер  нәсел  таныклыклары  булмаган  килеш  алмаска  кушты һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылардан  ясалма  орлыкландыру  буенча  сервис  хезмәтләре  күрсәтергә  әзер  торучы  физик  затлар  турында  мәгълүмат  бирүләрен  сорады.   Чыгышының  ахырында  ул ясалма  орлыкландыру  буенча  җайланмалар  алу  өчен  физик  затлар  үзмәшгуль  буларак  теркәлергә  тиешлеген  билгеләп  үтте.    

Үз эшләренең  нәтиҗәләре  турында  шулай  ук  Менделеевск һәм Тәтеш  районнарының     селекция-нәсел хезмәтләре  башлыклары  чыгышлар  ясадылар.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International