РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карантин кертелергә тиешле йогышлы авырулар исемлеген зурайтачак

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

   

Бу турыдагы карар проекты норматив хокукый актлар сайтында урнаштырылган.  Проект буенча фикер алышу 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Исемлек киңәйтелүнең төп максаты – РФ Ветеринария законнарын Евразия икъсади берләшмәсе законнары белән тәңгәл китерү.
Исемлеккә өстәмә түбәндәге авырулар кертелә: анаплазмоз, кәҗәләрдә артрит/энцефалит , мөгезле эре терлектә контагиоз плевропневмония, контагиозный пустулезный дерматит (эктима), кошларда тиф-пуллороз, трихомоноз, дөяләрдә чума.
Документ белән Норматив хокукый актлар проектының Федераль порталында танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International