Марат Җәббаров Тинчурин урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенең эшен бәяләде

2019 елның 9 ноябре, шимбә

   

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Казан  шәһәренең  Вахитов  районында Тинчурин урмындагы  ярминкә  мәйданчыгында булды.   Вакыт  бик  иртә  булуга  да  карамастан,  мәйданчык  гөжләп тора  иде.  Әтнә районыннан фермерлар  алып килгән  продукциянең ассортименты  бик  бай  бай иде: биредә  кулай  бәяләрдән   ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.           

Марат Җәббаров һәр сәүдә  ноктасын  игътибар белән  тикшереп  чыкты,    фермерларның  шәхсән  үзләре  белән  аралашты, сәүдә нәтиҗәләре  белән  һәм аларның  алдагы  планнары  белән  кызыксынды.  Форсаттан  файдаланып,  сатып  алучылар  үзләре  дә  министр  белән  аралаштылар,  Министрлык  хезмәткәрләренә һәм әтнәлеләргә  өй  янында  ук  сыйфатлы, тәмле  фермер  продукциясе  сатып  алу  мөмкинлеге  тудырган  өчен  рәхмәт  белдерделәр.     

  Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  гадәттәгечә  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр  һәм ул  зур социаль  әһәмияткә  ия.   Пенсионерларны  барлык  ярминкә  мәйданчыкларында  кайнар  чәй  һәм  тәмле  камыр  ризыклары  белән  сыйлыйлар,  ә Мәскәү  районында зур  казанда  хуш  исләре  тирә-якка таралган  пылау  пешергәннәр  иде. 

Марат Җәббаров ярминкәләрнең  бик  яхшы  оештырылуын  билгеләп  үтте.     «Шәһәр кешеләренең ихтыяҗын  өйрәнү  өчен  һәр мәйданчыкта  махсус әрҗәләр  куелган. Һәркем  үз  теләген,  ниди продукция  кирәклеген  язып  калдыра  ала.  Без киләсе  атнада  аларны  китерергә  тырышабыз», - диде министр.

Киров  районында “Җиләкле  бистә” сәүдә  үзәге каршындагы  ярминкәдә  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  урынбасары  - Татарстан  Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министры   Альберт Кәримов булды, Яңа    Савин районында  Ямашев урамындагы мәйданчыкта  Казан  шәһәре Башкарма комитеты  җитәкчесе   Денис Калинкин булды.  Җаваплы  затлар  ярминкәләрнең  оештырлуын  уңай  бәяләделәр  һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләренә  шундый  зур  социаль  әһәмиятле  чаралар оештыруга  җаваплы  караулары  өчен  рәхмәт  белдерделәр.    

Ярминкәләрне  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.   Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  зур  социаль  әһмияткә  ия, шуңа  күрә дә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  карар кабул ителде.    «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International