Казанда Халыкара авыл яшьләре Конгрессы узачак

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

   

“Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен  үстерү буенча  креатив  идеяләре булган   квалификацияле яшь  кадрларга  ярдәм  итәргә  тели. Шуңа күрә, без Халыкара  авыл яшьләре Конгрессы  уздыру  идеясен хупладык.  Әлеге  чара  чит ил коллегалары  белән  авыл яшьләре  хәрәкәтен  үстерү  һәм  авыл  территорияләре  үсеше  мәсьәләләре  буенча   тәҗрибә  алмашырга  мөмкинлек бирәчәк”, -  дип хәбәр  итте  РТ  Авыл хуҗалыгы министры  урынбасары  Марсель Мәхмүтов  “Татар  - информ”  мәгълүмат  агентлыгында узган  пресс – конференциядә. Чарада  шулай ук РОО “АМО РТ”  рәисе  Диләрә  Шувалова  һәм Яшьләр эшләре  буена  министр  урынбасары  Ринат Садыков  катнашты.  Пресс – конференциядә  төп  тема булып  беренче тапкыр Казанда узачак   Халыкара  авыл яшьләре Конгрессы  булды.  25  илдән  35  чит ил делегаты  гариза  тапшырган  инде.  Аерым  алганда, СНГ  илләре,  Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан,Польша, Португалия, Төньяк  Македония, Төньяк   Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия  һәм Эстония.  Конгресста  25  халыкара,  20дән  артык федераль  спикерлар катнашачак.  Марсель Мәхмүтов  билгеләп узганча, РТ  Авыл хуҗалыгы министрлыгының  РТ Аграр яшьләр  берләшмәсе  белән  тыгыз  хезмәттәшлеге  аркасында  авыл  тормышы  дәрәҗәсен күтәрүче  социаль проектлар  гына  түгел, ә  шулай ук  бердәм чаралар  оештыру  да  тормышка  ашырыла.  Мәсәлән,  авыл җирлегенә  мәгълүмәти – консультатив  бригадалар  җибәрү, үз эшен  башлаучы эшмәкәрләргә  укыту программалары, җирле үзидарә  органнарына  проект идарәсе буенча укытулар. Бу чаралар ярдәмендә без  авыл яшьләрен  милли проектлар  һәм  дәүләт программаларын  тормышка  ашыруга  җәлеп итәбез.  Шулай ук министр урынбасары  билгеләп киткәнчә, РФ  Хөкүмәте  “2020 – 2025 елларга авыл  территорияләреннең комплекслы үсеше”  дәүләт программасын  раслады. Программа үтәлеше  РФ  Авыл хуҗалыгы  министрлыгына  беркетелгән. Әлеге  проект  авылда яшәүчеләргә, шул  исәптән  авыл  яшьләренә  дә,  яңа  мөмкинлекләр  ача.  Мисал  өчен ярдәм күрсәтүнең яңа  төрләре: авыл җирлеге өчен  социаль  ипотека, фермерларга ярдәм итү  өчен  грант программалары һ.б..

Профиль  мәйданнар  буенча Конгрессның  укыту программалары: “Авылда  яшьләр эшмәкәрлеге”,  “Мәдәният, тәңгәллекне саклап калу, авыл туризмы” – катнашучыларга бу өлкәдә үз белемнәрен  күтәрергә генә түгел, ә әлеге белемнәрне  безнең  грант  конкурсларында катнашканда  да  кулланырга  мөмкинлек бирәчәк. Конгресста  Россия  субъектларыннан  һәм башка илләрдән  200  артык  авыл  яшьләре  катнашачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International