2019 нчы елның 21 – 22 январендә Актаныш муниципаль районында терлек үрчетү технологлары катнашында “Сыерларны ясалма орлыкландыру технологларының квалификациясен күтәрү” дигән темага багышланган семинар – укулар узды. Семинарны Актаныш районы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек идарәсе башлыгы Харисов Д.А. ачты.
Сыерларны үрчетү hәм Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыру мәсьәләләре буенча “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ бүлек башлыгы Сәетов Р.М. чыгыш ясады. Укулар ГАПОУ “Актаныш технология техникумы” базасында үткәрелде.