Сөт базарын өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча 2019 елда Татарстан Республикасы сөт эшкәртү күләмен 11,6% ка 1млн.га кадәр арттырган. Республиканың предприятияләре эшкәртү көчләрен үстерә, сөт продукциясе чыгаруны арттыра. Татарстан чимал базасы һәм сөт сәнәгате үсеше арасындагы аерманы бетерергә омтыла.
Татарстан Республикасы – Россиядә иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе. 2019 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян фермер хуҗалыклары 1350,5 мең тонна сөт җитештергәннәр. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 4,2% ка күбрәк. Татарстан шулай ук эшкәртелмәгән сөтне экспортлаучы эре регион булып тора. Шулай ук регион оешмалары сөт эшкәртү күләмнәрен арттыру өстендә эшли. 2019 елда Татарстанда сөт сәнәгатендә эшкәртү көчләре дефициты 13% ка кимегән. Сөт эшкәртү күләме 11,6% ка 1млн. тоннага кадәр арткан.