«Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

   

2020 елның 12 февралендә  Идел буе агросәнәгать  форумы кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов  катнашында  23 Халыкара махсуслаштырылган «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер Поволжья»  күргәзмәсе һәм 20 нче  «ВолгаПродЭкспо»  махсуслаштырылган күргәзмәләрнең ачылышы булды.

Нәселле терлекчелек өлкәсендә  ирешелгән уңышлар һәм планнар  белән форум кунакларын һәм катнашучыларны  “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ башлыгы Зарипов Р.У., АО ГПП «Элита» генераль директоры Зарипов Ф.Р. таныштырды.

«Нәселлек хуҗылыкларның продуктивлыгы (нәтиҗәлелек) һәр ел саен арта һәм 2019 елда уртача 1 башка 7620 кг. тәшкил итте. 2020 елга бурыч сөт юнәлешендәге нәселле көтүләрдә  сөт продуктивлыгын  8000 кг.га җиткерү, - дип сөйләде    “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ башлыгы Зарипов Р.У.  Аның сүзләре буенча,  әлеге бурычны үтәү өчен  Республикада  югары продуктивлыкка ия  терлекләр бар.

Ике зур күргәзмә  павильонында үз продукциясен 3 меңнән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре тәкъдим итте. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык тармакларын үз эченә ала: терлекчелек өчен җиһазлар, азык  кушылмалары, авыл хуҗалыгы  техникасы, җиһазлар һәм  запас өлешләр,  әзер продукцияне упаковкалау һәм  сортларга аеру һ.б..  Экспозиция  15 февральгә кадәр ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International